news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ватан Геройлары көне - Россиянең лаеклы уллары һәм кызлары бәйрәме

Истәлекле дата Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елда билгеләнде.

Рөстәм Миңнеханов: Ватан Геройлары көне - Россиянең лаеклы уллары һәм кызлары бәйрәме
архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан Республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Бу бәйрәм ерак чорларга барып тоташа. Ул илебезнең төрле вакытларда халыкка, күпмилләтле Ватанга тугры хезмәт иткән, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган асыл ул-кызлары хөрмәтенә булдырылды», — диде Татарстан Президенты.

Президент әйтүенчә, бу көнне без данлыклы ата-бабаларыбызны зурлап искә алабыз, Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройларына, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерларына — безнең өчен каһарманлык үрнәге булган һәркемгә олы ихтирамыбызны белдерәбез.

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган истәлекле 2020 елда Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү аерым бер мәгънә ала, туган илне сөю хисләренең тагын да көчәюенә китерә.

«Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин, Петр Гаврилов һәм Михаил Девятаев, Борис Кузнецов һәм Әхтәм Сабиров, Илдус Мастюков һәм Николай Фролов, Минтимер Шәймиев һәм Газинур Хәйруллин кебек атаклы шәхесләр, Татарстанның башка Геройлары белән берлектә — илебезнең мактанычы, горурлыгы. Яшьләрнең алар мисалында лаеклы яшәргә омтылуы хәрби-тарихи һәм мәдәни традицияләрнең буыннан-буынга кадерләп тапшырылуын тәэмин итә», — диде Татарстан Президенты.

Россия дәүләте өчен истәлекле бу көндә халыкның үз каһарманнарын данлавы ирешелгән бөек казанышлар турындагы якты хатирәләрне саклауга, гражданлык, ватанпәрвәрлек тәрбияләү эшенең тагын да җанлануына этәргеч бирә, диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100