news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Дәүләт Думасында киң вәкиллекне саклап калырга ниятли

Парламентның Түбән палатасына сайлаулар 2021 елның 19 сентябрендә булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Дәүләт Думасында киң вәкиллекне саклап калырга ниятли
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән, гомумән, республикадан, киң вәкиллекне сакларга ниятли. Бу турыда бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Россия парламентының түбән палатасы депутатларын сайлау буенча булачак сайлау кампаниясен шәрехләгәндә әйтте. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасында Татарстаннан бер мандатлы алты округтан һәм партия исемлеге буенча сайланган 15 депутат эшли. Шул ук вакытта парламент башлыгы депутатлар корпусында яңартулар булачагын да кире какмады.

«Яңартуга килгәндә, — ул, һичшиксез, булачак. Мин килешәм, Дәүләт Думасы депутатларының активлыгы дәрәҗәсе аерыла: кемдер сәяси өлкәдә күбрәк эшли, кемдер үз округы сайлаучылары белән тыгыз элемтәдә тора, кагыйдә буларак, бу бер мандатлы округлардан сайланган кешеләр, — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, башка партия вәкилләре дә Думага сайлаулар белән кызыксына, һәм «бу процессны исәпкә алмыйча булмый». «Кандидатларны сайлап алуга, аларны халыкка күрсәтүгә һәм сайлаучыларга аларның позициясен аңлатуга игътибар итәргә кирәк, — ди Мөхәммәтшин, — һичшиксез, ахыргы сүзне сайлаучылар әйтер. Без республика мәнфәгатьләре федераль закон чыгаручы дәрәҗәсендә хәл ителә торган урыннарны максималь күләмдә алырга ниятлибез».

«Бердәм Россия» дән Дәүләт Думасына сайлауларда кандидатларның җитди яңаруы турында кичә «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев та сөйләде. Партия лидеры билгеләп үткәнчә, яңа чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау, шул исәптән, илнең барлык төбәкләрендә беренче тапкыр старт алачак «ПолитСтартап» кадрлар проекты кысаларында узачак.

«Бердәм Россия» сентябрь сайлауларында сәяси лидерлыкны нигездә яшь сәясәтчеләр катнашында саклап кала һәм ныгыта алды, дип билгеләп үтте Медведев. Яшьләр кандидатларның өчтән береннән күбрәген тәкъдим итте.

«Бердәм Россия» Генераль советы Секретаре Андрей Турчак тәкъдиме буенча, «ПолитСтартап» катнашучыларына яшь буенча чикләү бетереләчәк. Хәзер ул 35 яшь тәшкил итә. «Әгәр дә кеше сәясәттә адымнар ясарга әзер, үз көченә ышана һәм электораль кандидат булып тора икән, аңа яшенә карамыйча мондый мөмкинлек бирергә кирәк», — дип билгеләде Андрей Турчак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100