news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләре сайлаулар вакытында штат режимында эшләячәк

Укучылар өчен музейларда күчмә дәресләр яки спорт җыеннары оештырылачак.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Камилә Гобәйдуллина). 17 һәм 18 сентябрьдә, сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көннәрендә, Татарстан мәктәпләре штат режимында эшләячәк, укучылар өчен күчмә дәресләр оештыру планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Без Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән даими элемтәдә. Аңлыйбыз, аеруча басым 17 сентябрь, җомга көненә ясалачак. Мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу көннәрдә сыйныфтан тыш эшләргә һәм дәресләрнең саф һавада узуына зур игътибар биреләчәк. Бу сорау бездә тулысынча хәл ителде инде», — дип белдерде Андрей Кондратьев.

Әйтик, сайлаулар узган көннәрдә мәктәп укучылары өчен күчмә чаралар — экскурсияләр, музейларга бару, походлар, спорт ярышлары, саф һавада дәресләр һәм башка чаралар оештыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100