news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Казанга эшлекле сәфәр белән килде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Президенты белән очрашачак, шулай ук ул «Алабуга» МИЗ эшчәклеге белән дә танышачак.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Казанга эшлекле сәфәр белән килде
tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде. Россия Хөкүмәте башлыгы программасында беренче нокта Татарстанның йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү мәйданчыгы булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итте.

«Эшлекле сәфәр йогышлы авырулар хастаханәсеннән башланды», — дип хәбәр итте агентлык чыганагы.

Элегрәк Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Премьер-министр шулай ук Иннополис белән дә танышачак. Биредә ул IT-тематика буенча панель дискуссиядә катнашачак. Әлеге дискуссиянең темасы мәгълүмат технологияләрендә дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү булыр дип көтелә.

Моннан тыш, Иннополиста Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу планлаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100