news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мурашко Татарстандагы инновацияләр белән танышачак

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың эшлекле сәфәре ике көн дәвам итәчәк.

Михаил Мурашко Татарстандагы инновацияләр белән танышачак
Эвелина Киселёва

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде. Эшлекле сәфәренең планнары турында ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

«Сәфәремнең төп өч максаты бар», — диде Мурашко.

Шуларның беренчесе — Россиянең барлык төбәкләре белән яңа мәгълүмат системасын тәкъдим итү буенча видеоселектор киңәшмә уздыру. 

«Икенче максат — йогышлы хастаханә төзелешен карау. Сез беләсез, соңгы берничә айда коронавирус авыруы белән көрәшү чорында 19 йогышлы авырулар хастаханәсе төзелде», — дип сөйләде Мурашко. 

Министр планында өченче пункт — медицинада кулланыла ала торган Татарстан инновацияләре белән танышу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100