news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дума архивлар белән дөрес эшләмәгән өчен штрафларны 10 тапкыр арттыру идеясен хуплады

Элегрәк Татарстан Дәүләт Советы административ кодекска архив документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу һәм куллану кагыйдәләрен бозуга кагылышлы төзәтмәләр кертергә тәкъдим иткән иде.

Дума архивлар белән дөрес эшләмәгән өчен штрафларны 10 тапкыр арттыру идеясен хуплады

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасы беренче укылышта архив документларын дөрес итеп сакламаган, исәпкә алмаган яки кулланмаган өчен штрафларны 10 тапкыр арттырырга тәкъдим иткән закон проектын хуплады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан парламенты депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

«Бу системага әверелде. Күп кенә предприятиеләр, оешмалар, кызганыч, үз архив материалларын тапшырмый, яки аларны ташлый, яисә аларга тиешле игътибар күрсәтелми. Аннары, кешеләр дәүләт архивыннан әлеге оешмаларда эшләүләре турында белешмә сораганда, документларны таба алмыйлар», - дип аңлатты Гыйльметдинов.

Әлегә архивларга кагылышлы хокук бозулар өчен гражданнарга — 100 сумнан 300 сумга кадәр, вазифаи затларга  300 сумнан 500 сумга кадәр штрафлар гамәлдә. Закон проекты белән әлеге сумманы 10 тапкыр арттырырга һәм юридик затлар өчен 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык кертергә тәкъдим ителә.

Документ Дәүләт Думасында беренче укылышта узды, икенче укылыш көзге сессиядә узачак. Шулай ук ТР Дәүләт Советы тарафыннан тәкъдим ителгән тагын бер закон проекты хупланды — ул үзара салым механизмын киңәйтү турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100