news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарларын билгеләде

Карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Илья Шульгинны һәм Марат Миңнебаевны сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары итеп билгеләде. Бу хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Илья Шульгин — Казанда туып үскән, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын һәм Россия Үзәк Банкының Казандагы банк мәктәбен тәмамлаган. 2017 елда Киров өлкәсе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде. 2017-2020 елларда Киров администрациясе башлыгы булды.

Марат Миңнебаев Казанда туган, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Төрле елларда «Татэнерго» ачык акционерлык җәмгыятендә җитәкче вазифаларын башкара. 2009-2012 елларда «Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләде.

Шулай ук Алексей Песошин Марина Епифанцеваны Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләде. Моңа кадәр ул Инвестицион үсеш агентлыгының мәгълүмат-аналитика бүлек җитәкчесе вазифасын башкарды.

Документ нигезендә яңа урынбасарлар 8 июньнән уз вазифаларына керешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100