Әгерҗе студентларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәләр

Коры паекның авырлыгы 32 кило тәшкил итә.

(Әгерҗе, 9 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗедә 231 студентка азык-төлек җыелмасы тапшырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалында дистанцион рәвештә белем алучы студентларына азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Коры паекның авырлыгы 32 кило тәшкил итә.

«Әлеге җыелмаларны барлыгы 231 студент алачак», — дип хәбәр итте көллият директоры Илшат Гайнетдинов.