news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

АКШ президенты Төркия сәфәреннән канәгать калды

Обаманың илбашы кәнәфиенә утырганлыгына 100 көн дә тулмаган килеш, дәүләт очрашуларын иң элек Төркиядән башлатып җибәрүе очраклы түгел. Димәк, ул Якын Көнчыгыш туфракларындагы сәяси вәзгыятькә беренчел әһәмият бирә

(Истанбул, 9 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). АКШ президенты Барак Хөсәен Обама Төркия сәфәрен тәмамлап, Вашингтонга кайтып китте.
Бу аның Президент вазыйфасына килгәннән соң беренче рәсми сәфәре. Обаманың илбашы кәнәфиенә утырганлыгына 100 көн дә тулмаган килеш, дәүләт очрашуларын иң элек Төркиядән башлатып җибәрүе очраклы түгел. Димәк, ул Якын Көнчыгыш туфракларындагы сәяси вәзгыятькә беренчел әһәмият бирә. Төркия Җөмһуриятен Аурупа белән Азия арасында стратегик күпер итеп күрә. Төркиягә килүе Якын Азия илләренә визит кысаларында булмыйча, Аурупа аркылы оештырылуы да аеры бер мәгънәгә ия. Моннан шул аңлашыла: АКШның яңа президенты Төркияне Аурупа Берлеге эчендә күрергә тели. Аның бу сәфәре АКШта “Лондон, Страсбург, Әнкара визиты” дип аталды.
Обама Төркиягә 5 апрельдә төнгә каршы килде. Икенче көнне ул программасын Төркия Җөмһуриятен коручы Мостафа Кемаль Ататөрекнең мавзолеена чәчәкләр куюдан башлады. Андагы дәфтәргә ул бөтен төрек халкының күңеленә хуш килерлек җөмләләр язды: “Алдан күрүчәнлеге, карарлы булуы һәм кыюлыгы белән Төркия Җөмһуриятен демократиягә юньләндергән һәм мирасы бүген дә бөтен дөнья нәселләренә илһам бирүен дәвам итә торган Мостафа Кемаль Ататөреккә хөрмәт күрсәтүем белән горурланам. Ататөрек - тарихның агышын үзгәрткән лидер. Ул салган иң зур һәйкәл – Төркия Җөмһурияте. Бөек милләт мәҗелесе исә (дәүләт парламенты) - аның дәвамы. Ататөрек калдырган иң зур мирас – дин эшләреннән аерылган демократик дәүләт”. АКШ президенты язмасының ахырын Ататөрекнең мәшһүр җөмләсен искә алып “ “Илдә тынычлык – дөньяда тынычлык” сүзләрен тормышка ашырырга сабырсызланам”, - дип төгәлләде.
Чанкая Президент Сараенда Обама Төркия Илбашы Абдуллаһ Гүл белән очрашты. 45 минутка исәпләнгән күрешү 1 сәгать 20 минутка сузылды. Төркиягә килгәнче G-20 илләренең Лондонда узган саммитында танышкан Гүл белән Обаманың берберләренә “Абдулла. Хөсәен” дип исемнәре белән эндәшүләре ике лидер арасындагы җылы мөнәсәбәт урнашканлыгын күрсәтә.
Очрашудан соң Гүл белән бергәләп журналистлар алдында чыгыш ясаганда Обама 1915 елда госманлы төрекләренең әрмәннәрне күпләп үтерү мәсьәләсе турындагы фикеренең үзгәрмәгәнлеген белдерде. Сенатор булган көннәрдә һәм сайлау кампаниясе вакытында 1915 еллардагы вакыйганы “геноцид” дип бәяләгән Обама бу юлы әлеге куркыныч сүзне телгә алмауны мәгъкул күрде. Ул: "Мин хәзер игътибар үзәгенә үземнең фикерләрне түгел, төрек һәм әрмән халыкларының карашларын чыгарырга телим. Әгәр дә алар авыр һәм фаҗигале тарихны үтә алса, минемчә, бар дөнья моны хупларга тиеш", - диде.
Абдуллаһ Гүл исә 1915 ел вакыйгаларын ныклап тикшерүне тарихчыларга йөкләде: “Әрмәннәр белән төрекләр арасындагы бу тарихи вакыйгаларны тарихчы белгечләр бергә җыйналып хәл итсеннәр. Без аларның карарларын кабул итәргә әзер”, - диде. Обама Гүлнең Төркия белән Әрмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау эшендә катнашуын хуплады. Мөнәсәбәтләрне тагын да көчләндерү өчен АКШ белән Төркия арасындагы “стратегик уртаклык”ны алга алып барырлык “модель уртаклык” булдырырга чакырды.
Барак Хөсәен Обама сәфәренең иң төп фикерләрен Төркия Бөек Милләт Мәҗелесендә бәян итте. Ул чыгышын, АКШ бәйсезлеккә ирешкәч, төрек солтаны Абдулмәҗиднең дуслык теләкләре язылган мәрмәр такта җибәрүен һәм шул көннән бирле Төркия белән АКШ арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең 150 ел дәвам иткәнлеген белгертүдән башлап җибәрде. Обама нотыгының эчтәлегендә АКШның мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләре киеренкеләшкәнлеген тануы сизелә. Ул АКШның мөселман дөньясы белән сугышмаганлыгына басым ясады: “АКШның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен әл-Каидәгә каршы көрәш билгеләргә тиеш түгел”, - диде. Америка халкы арасында мөселманнарның күп булуын, үзенең дә әнә шундый гаиләдән чыкканлыгын белгертеп, парламентарлардан көчле алкыш алды. Обама Төркиянең Аурупа Берлегенә кушылуын яклавы турында әйтте. Төркиянең азчылыкларны кайгыртканлыгын хуплап, көртчә укытуны булдыру, көртчә телевидение ачу мәсьәләләрен хәл итүен мактап телгә китерде. Төркиянең канлы ярасы булган РКК террор оешмасын уртак дошман итеп игълан итүе дә Обаманың дипломатия дәресенә яхшы хәзерләнгәнен күрсәтә. Ул Әрмәнстан белән Төркия арасындагы чикләрнең ачылуын ике ил өчен дә әһәмиятле булганлыгын ассызыклады. Израиль белән Фәләстин мәсьәләләренең дусларча хәл ителергә тиешлегенә басым ясап, бөтен илләргә төрек мәкале белән мөрәҗәгатьтә булынды: “Янгынга каршы күрек белән бармагыз!” Кыскасы, АКШ президенты Төркияне Ислам дәүләте итеп сүрәтләмичә, Төркия аша дөнья илләренә һәм мөселман галәменә мөрәҗәгать итте. Аның 45 минутлык чыгышын 365 журналист тыңлады. Аларның 165е - чит илләрнең матбугат әһелләре.
Обама Бөек Милләт Мәҗелесе рәисе Көксал Топтан белән дә күреште. Оппозициядәге партия лидерлары белән дә очрашуга 10ар минут вакыт аерды.
АКШ президенты парламенттан чыккач, Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган белән күреште. Очрашуның эчтәлеген Урта Азия, Әфганстан, Гыйрак мәсьәләләре, Төркиянең энергетика проблемалары, NATOдагы соңгы үзгәрешләр, терроризмга каршы көрәш буенча сөйләшүләр тәшкил итте. Обама төрек премьер-министры өчен: “G20 илләре саммитында танышкач, Эрдоганның лидерлыгы мине бик тәэсирләндерде”, диде. Сишәмбе АКШ делегациясе Истанбулда Цивилизацияләр берлеге форумында катнашты. Шунысын әйтеп узарга кирәк: бу чарага чакырылган Әзербайҗан президенты Илһам Алиевнең килмәве төрек матбугатында төрле фаразларга юл ачты. “Алиев Төркиянең Әрмәнстан чиген ачарга әзерләнүенә ачулы”, - дип язды журналистлар. Әйтүләренә караганда, Әзербайҗан илбашын Төркия президенты Абдуллаһ Гүл дә, АКШның тышкы эшләр министры Һиллари Клинтон да Истанбулга килергә ризалаштыра алмаган. Алиев хәтта Обама белән күрешүне дә кире каккан. Ләкин кызы Ләйлә Алиева “Яшьләр комитеты” җитәкчесе сыйфатында Цивилизацияләр берлеге форумында урын алды.
Барак Хөсәен Обама Истанбулда төрле дин җитәкчеләр белән очрашты, шулай ук төрек яшьләре белән күрешергә дә вакытын кызганмады. Аларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Соңыннан тарихи Изге София музеенда булынды, Солтанәхмәт мәчетен карады.
Истанбулда АКШ президентының иминлеген 8 800 полицийский саклады.
Обама Төркия сәфәреннән канәгатьлек белән киткән булса, Төркия дәүләт җитәкчеләре дә очрашуларның уңышлы булуына сөенәләр кебек. Тик киләчәктә АКШның Әфганстанга кермәячәген, керсә, иң якын мөселман уртак буларак Төркиядән гаскәр таләбендә булынмаячагын әлегә беркем әйтә алмый. 5-7 апрель көннәрендәге АКШ-Төркия дәүләт җитәкчеләре очрашуларының уңай яки тискәре нәтиҗәләрен киләчәк күрсәтер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100