news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Саклану министрлыгы Украинада срочниклар булу фактларын ачыклады

Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Россия территориясенә чыгарылган.

Россия Саклану министрлыгы Украинада срочниклар булу фактларын ачыклады
архив/Регина Гомәрова

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы Россия Кораллы көчләре частьларында срочниклар булу фактлары ачыкланган.

«Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Россия территориясенә чыгарылган инде», — диде РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул ачыклаганча, тыл тәэмин итү бурычларын үтәгән бүлекчәләрнең берсенә милли батальонның диверсион төркеме һөҗүм иткән, һәм берничә хәрби хезмәткәр, шул исәптән срочниклар кулга алынган. 

«Срочникларны хәрби хәрәкәтләр районнарына җибәрмәү һәм кулга алынган хәрби хезмәткәрләрне азат итү буенча чаралар күрелә», — дип йомгаклады Конашенков.

23 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары җитәкчеләре РФ Президенты Владимир Путинга Украина агрессиясен чикләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. 24 февраль иртәсендә дәүләт башлыгы видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100