news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда транспорт салымы буенча ташлама бирүне гадиләштерергә җыеналар

Салым органнарына бармыйча гына ташлама алу хокукы алу мөмкинлеге бирү турында закон проектын прламент комитеты депутатлары хуплады.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда физик затларга транспорт салымы буенча ташламаларны вәкаләтле органнардан алынган белешмәләр нигезендә гаризасыз бирү тәртибен билгеләргә җыеналар. ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты депутатлары тиешле закон проектын хуплады.

«Транспорт чаралары берничә булса, салым ташламасы транспорт чарасына карата исәпләнгән салымның максималь суммасы белән бирелә», — диде парламент комитеты рәисе Леонид Якунин.

Ул ачыклык керткәнчә, үзгәрешләр ташламалы категория гражданнарга салым ташламасын салым органына бармыйча гына файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда транспорт салымы буенча ташламалардан файдаланучылар саны 19 меңнән артык кеше булган, шулардан 1904 кешенең транспорт чарасы берничә.

Чернобыль һәлакәте вакытында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, шулай ук двигателе 100 ат көченә кадәрле автомобильләре булган I һәм II төркем инвалидларына транспорт салымы ташламалары бирелә.

Комитет депутатлары «Транспорт салымы турында»гы республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проектын хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100