news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алма-Атадан россиялеләр өч самолетта эвакуацияләнде

Россиягә эвакуация рейсларын җибәрү барлык теләүчеләр беткән вакытка кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген РФ Оборона министрлыгының өч хәрби-транспорт авиациясе самолеты Казахстаннан россиялеләрне эвакуацияләде. Алар Алма-Атадан Мәскәү өлкәсенең Чкалов аэропортына очты. Бу хакта Россиянең Алма-Атадагы Генераль консуллыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Беренче өч самолет 100әр кеше белән Чкаловский аэропортына очты», - дип аңлатты Алма-Атада РФ Генераль Консуллыгының консул-киңәшчесе Владимир Малышев.

Дипломат сүзләренә караганда, Россиягә эвакуация рейсларын җибәрү барлык теләүчеләр беткән вакытка кадәр дәвам итәчәк. «Сорау - барысы да Чкаловка очачакмы... Бәлки, барысы да булмас», - диде ул.

Башта рейслар җирле вакыт белән 17.00дән 18.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча 14.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр) булыр дип ниятләнгән иде. Ике самолет Алма-Ата аэропортыннан очарга тиеш була, әмма гражданлык һава судноларын Иваново һәм Оренбург аэропортлары билгесез срокка кабул итүдән туктый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100