news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин һәм Эрдоган «Төрек агымы» газүткәргечен ачты

Россия газы Төркияне һәм Төркия аша Европаны җылытачак.

Путин һәм Эрдоган «Төрек агымы» газүткәргечен ачты
Рушания Алтай

(Истанбул, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Россия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган «Төрек агымы» газүткәргечен ачып җибәрде. Моннан соң Себер газы Төркия аша Европага сатылачак.

Тантана Истанбулда «Халич» конгресс сараенда үтте. Анда Сербия дәүләт президенты Александр Вучич һәм Болгария премьер-министры Бойко Борисов, Россия һәм Төркиянең тышкы эшләр һәм энергетика министлары, ГАЗПРОМ һәм БОТАШ корылышы җитәкчеләре катнашты. Анапа белән Төркиядәге Кыекөй станцияләре белән спутник аша тоташып, ГАЗПРОМ һәм БОТАШ эшчеләре белән турыдан-туры элемтә корылды.

«Төрек агымы» газүткәргеченең тулаем озынлыгы 1100 км. Аның Анападан башланып Төркиянең Кыекөй станциясенә кадәр сузылган 930 км өлеше тәмамланган. Алга таба ул җир астыннан Төркиянең төньяк-көнчыгыш районындагы Люләбургазга кадәр сузылып, илнең шул төбәген газ белән тәэмин итә башлаячак. Икенче линиясе исә Төркиянең Болгария чигенә кадәр сузылачак. Ул май аенда тәмамланыр дип көтелә.

«Төрек агымы» газүткәргече ике тармак булып, диңгезнең 2200 м тирәнлегендә, диаметры 81 см булган 12 метр озынлыгында, 9 тон авырлыгындагы 150 мең торбаны ялгап, иң соңгы заманча технологияләр ярдәме белән, рекорд срокта -15 айда төзелгән.

Россия Президенты Владимир Путин бу проект турында: «Төрек агымы» — үз параметрлары буенча тиңдәшсез, гаҗәеп уникаль су асты газ транспорт системасы. Ул Кара диңгез регионы иллләренең икътисады үсешенә зур йогынты ясаячак», — дип белдерде.

Россия энергетика министры Александр Новак чыгышында бу газүткәргечен Россия-Төркия хезмәттәшлегенең иң зур проектларының берсе дип бәяләде. «Төрек агымы» проекты Төркияне генә түгел, Европаның көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш өлешен дә газ белән тәэмин итәчәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100