news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиянең яңа канцлеры итеп Олаф Шольц сайланды

2005 елдан 2021 елга кадәр Германиянең федераль канцлеры вазифасын Ангела Меркель башкарды.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Германия социаль-демократик партиясе вәкиле Олаф Шольц ФРГның яңа канцлеры итеп сайланды, дип хәбәр итә ТАСС.

Сәясәтчене Бундестагның 395 депутаты хуплады. Хәзер ул ил конституциясе буенча яңа канцлерны билгеләячәк дәүләт башлыгы белән очрашу өчен Бельвю президент сараена юл тота.

Президент Франк-Вальтер Штайнмайер белән очрашудан соң Шольц янә парламентка юл тотачак һәм ант кабул итәчәк.

2005 елдан 2021 елга кадәр Германиянең федераль канцлеры вазифасын Ангела Меркель башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100