news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарны 223 күзәтүче контрольда тота

Татарстанда иртәнге сәгать 7дә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнарда тавыш бирү башланды.

Татарстанда үзара салым буенча референдумнарны 223 күзәтүче контрольда тота
Владимир Васильев

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда тавыш бирү барышын 223 күзәтүче контрольдә тота. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә сөйләделәр.

«Тавыш бирү барышына 223 күзәтүче җәмәгать контролен гамәлгә ашыра, участокларда шулай ук аккредитацияләнгән массакүләм-матбугат чаралары вәкилләре дә эшли. Сайлау процессында катнашучыларның барысына да тавыш бирү өчен бүлмәләргә ирекле керү һәм эшләү өчен тигез шартлар тәэмин ителгән», — диелә хәбәрдә.

«Җирле референдум турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә җирле референдумнар уздырганда алдан тавыш бирү мөмкинлеге каралган. 7 декабрьгә исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 1,8 проценты вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан файдаланды.

Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды, тавыш бирү кичке сәгать сигезгә кадәр дәвам итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100