"Татар-информ" Дәүләт Советы утырышын онлайн күрсәтә

Бүген Татарстан Республикасы бишенче чакырылыштагы Дәүләт Советының 33нче утырышы уза.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 8 ноябрьдә, Татарстан Республикасының бишенче чакырылыштагы  Дәүләт Советының 33 нче утырышы дәвамында депутатлар республикада дәүләт телләрен укыту турында фикер алышачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы утырышны онлайн күрсәтә.

Исегезгә төшерәбез, 26 октябрьдә бишенче чакырылышның 33нче утырышында тәнәфес белдерелгән иде. Җәмгыятьнең игътибар үзәгендә булган  көнүзәк мәсьәлә буенча сөйләшү әлеге киңәшмәнең дәвамы буларак каралачак, дип белдерелде.

Бүген парламентарийлар, сессиягә җыелып,  тел мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтачак.

Депутатлар каршында Татарстан Республикасы Премьер министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясар, дип көтелә.

Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/127/