news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда марафон вакытында берничә автобусның хәрәкәт итү схемалары үзгәрәчәк

Казан марафоны Үзәк стадионда 7.00 сәгатьтә башлана.

Казанда марафон вакытында берничә автобусның хәрәкәт итү схемалары үзгәрәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Берничә автобус һәм троллейбус Казан марафонына әзерлек һәм аны үткәрү вакытында хәрәкәт маршрутларын өлешчә үзгәртәчәк. Вакытлы үзгәрешләр 10 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы шул ук максат белән шәһәрдә берничә Үзәк урам ябылачагы турында хәбәр иткән иде. Алар буенча йөрүче автобуслар 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а номерлы, 37, 43, 54, 74, 89 2 һәм 7 номерлы троллейбуслар да яңа схема буенча хәрәкәт итәчәк.

Үзгәрешләр белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

Казан марафоны Үзәк стадионда 7.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100