news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясе Россиядә иң яхшылар бишлегенә керде

Төбәк башлыкларының интернетта сайлау алды кампанияләренең нәтиҗәлелеге рейтингында Пермь крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Махонин җиңүче булды.

Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясе Россиядә иң яхшылар бишлегенә керде
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлау алды кампаниясе интернетта РФ субъектлары башлыклары арасында иң яхшылар бишлегенә керде. Бу хакта «Незыгарь» телеграм-каналы хәбәр итә.

13 сентябрьдәге сайлау алдыннан SMM-кампанияләр рейтингы җиңүчесе дип Пермь крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Махонин танылды, икенче урында — Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, өченчедә — Камчатка крае губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Солодов.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның сайлау алды программасын бастыруы, анда төп биш тезисны билгеләве турында хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100