news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түрәләрнең хезмәт хакы үсеше туктаса, Татарстан 70 млн сум акчаны янга калдыра алачак

Дәүләт Советының Бюджет комитеты депутатлары дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүне туктатып тору инициативасын хуплады.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Әгәр октябрьдән республикада дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләүдән баш тартсалар, Татарстан бюджеты 70 млн сумга кадәр акчаны янга калдыра ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентының соравына җавап биреп, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин сөйләде.

Комитет утырышында депутатлар тиешле инициативаны хуплады. Ул 1 октябрьдән үз көченә керергә тиеш.

«Сез беләсезме, бүген сәнәгать һәм башка тармакларда уртача хезмәт хакы кимү тенденциясендә. Барлык дәүләт хезмәткәрләренә дә хезмәт хакы, түләүләр саклана, әмма индексация барыбер дә шактый», - диде  Якунин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100