Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дума пенсионерларның бурычларын кичектерү турында закон кабул итте
Covid-19 пандемиясеннән зыян күргән, әмма банкротлык мораторие гамәленә эләкмәгән кече һәм урта бизнес субъектлары һәм шәхси эшмәкәрләр судтан тыш кичектерүне ала алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы пенсионерлар, шулай ук Covid-19 пандемиясеннән зыян күргән, әмма банкротлык мораторие гамәленә эләкмәгән кече һәм урта бизнес субъектлары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен бурычларны кичектерү турында законны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
Документ нигезендә, приставлар зыян күргән тармаклардан бизнес вәкилләренең гаризасы нигезендә, агымдагы елның 1 октябренә кадәр килгән башкарма документлар буенча бурычларны түләүне бер тапкыр судтан тыш кичектерүне тәкъдим итә алачак.
Пенсионерлар кредитлар һәм заемнар буенча судтан тыш кичектерүне 1 млн сум күләмендә ала алачак. Мондый мөмкинлектән пенсиядән кала башка керемнәре булмаган, күләме ике минималь хезмәт хакыннан артмаган һәм үз торагыннан тыш башка күчемсез милеккә ия булмаган гражданнар файдалана ала. Кичектерү 2022 елның 1 июленнән дә соңга калмыйча 24 айга кадәр бирелә.
Кичектереп түләү бурычны тигез өлешләрдә ай саен түләүне күздә тота. Әгәр бурычлы түләү графигын боза икән, ул гамәлдән чыгарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз