news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев туган телләрне саклау комиссиясенең нәтиҗәле эшенә ышанычын әйткән

«Соңгы араларда илдә туган телләргә басым ясарга маташучы көчләр табыла, аларның үз туган телендә сөйләшүчеләрне ниндидер ысуллар белән ачыктан-ачык тезләндерергә тырышуы күңелне борчый. Моңа юл куярга ярамый», — дигән Минтимер Шәймиев.

Минтимер Шәймиев туган телләрне саклау комиссиясенең нәтиҗәле эшенә ышанычын әйткән
tatarstan.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советында булдырырга тәкъдим иткән туган телләрне саклау комиссиясенең нәтиҗәле эшләвенә ышана. Бу хакта ул «Казан утлары» журналына биргән интервьюсында белдергән.

«Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ана телебезне камил белгән, әти-әнисе укытучы булган, бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсенә ия, республика һәм ил күләмендә исеме билгеле Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия шушы юнәлештә эзлекле, нәтиҗәле эш алып барыр дип ышанабыз», — дигән Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе туган телләргә аяк чалу омтылышлары турында искәрткән.

«Соңгы араларда илдә туган телләргә басым ясарга маташучы көчләр табыла, аларның үз туган телендә сөйләшүчеләрне ниндидер ысуллар белән ачыктан-ачык тезләндерергә тырышуы күңелне борчый. Моңа юл куярга ярамый. Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясавымның да хикмәте шунда. Туган тел — беренчел төшенчә. Мин һәрвакыт әйтә киләм: ул хакта сүз башлаганчы, үзегезнең ана телегездән мәхрүм калып карагыз. Ничек кабул итәрсез икән?» — ди Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, «каршылыклар туса да, бер-береңә ихтирамны югалтмыйча, кешенең эчке дөньясына зыян китермичә яшәү кирәк». «Гомер һәр кешегә бер генә бирелә һәм тормышта без барыбыз да тигез хокуклы! Шунлыктан, Конституциягә үзгәрешләр керткәндә, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның телгә хокуклары ачыктан-ачык үтәлерлек итеп ныклап язылырга тиеш», — дип саный ул.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Россия Президентына махсус мөрәҗәгать кабул итү һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулы астында махсус комиссия төзү — зарури гамәлләр. «Ниятебез — Россия Конституциясе гаранты В.В.Путинның бу ил буенча бик мөһим проблемага игътибарын җәлеп итеп, ныклы әзерлек белән туган телгә хокукыбызны чынбарлыкка ашыруга ныклап тотыну», — диде.

Дәүләт Киңәшчесе болар берьяклы гына хәл итә торган мәсьәләләр түгеллеген искәртә. «Монда югары дәрәҗәдә килешү, аңлашу бик мөһим Россия Федерациясе — күп милләтле, күп конфессияле ил. Төзәтмәләрне хуплаганда, әлеге үзенчәлекләрне истә тотарга тиешбез. Үзебезнең Татарстанны гына алыйк: бездә дә күпме милләт, төрле дин тотучылар яши. Бу бик нечкә материя, ипләп эш итүне таләп итә», — дип әйткән Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100