news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хатын-кыз депутатлары сәясәтнең нигә хатын-кыз эше булуы хакында сөйләде

Социаль челтәрләрдә #политикаженскоедело дигән Бөтенроссия флешмобы уза.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстанның хатын-кыз депутатлары һәм җәмәгать эшлеклеләре #политикаженскоедело дигән Бөтенроссия флешмобында катнашты. Социаль челтәрләрдә алар сәясәттә хатын-кызның ролен ничек күрүләре һәм ни өчен әлеге юлны сайлаулары хакында сөйләде.

Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова сәясәтчеләрне хатын-кызларга һәм ир-атларга бүлүнең максатка ярашлы булмавын билгеләп үтте. «Бүгенге көндә сәясәткә гендер күзлегеннән якын килү инде актуаль түгел. Иң мөһиме – профессионализм, нәтиҗәлелек һәм үзе эшеңне җаның-тәнең белән башкару», - диде Павлова.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сүзләренчә, соңгы вакытта сәясәткә килүче хатын-кызлар арта. «Хатын-кыз тумышы белән стратег, ул тормышта тәртип һәм өендә ямь, бөтен җирдә гармония булдырырга тели. Ул 10-20 ел алга карап уйлый, үти алган вәгъдәләр генә бирә һәм куйган максатына ирешә. Бу – кешеләр белән эшләүчеләргә бик тә кирәкле сыйфатлар. Минем фикеремчә, хатын-кыз бөтен эштә, шул исәптән сәясәттә дә уңышка ирешә ала», - дип искәртте Когогина.

Муниципаль депутат һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Ксения Дромняк, үз фикеренчә, нинди сыйфатларның хатын-кызны сәясәткә китерүе хакында сөйләде. «Хатын-кызлар сәясәткә үз тырышлыгы, яраткан эше һәм башкаларның проблемасына битараф булмавы аркасында килә. Сәясәттәге хатын-кызлар – алар үз эшенең остасы!» - диде ул.

Балык Бистәсе Үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Энҗе Кытаева һәр хатын-кызның соклангыч һәм уникаль булуын билгеләп үтте. «Бүгенге көндә безнең сәясәттә актив катнашу һәм үзебезнең лидерлык потенциалын күрсәтә алу мөмкинлеге булуына бик тә шатмын. Хатын-кызларга кешеләрне ярату, түземлек һәм зирәклек кебек сыйфатлар хас. Әлеге сыйфатлар – кешеләр белән эшләү өчен төп нигез!» - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100