Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли музейда өйдә асрар өчен песи алып һәм сукбай хайваннарга ярдәм итеп булачак
Күргәзмәдәге барлык хайваннар да кулга ияләшкән һәм башка хайваннар белән яши белә.
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 15 мартта Татарстан Милли музеенда «Кремль урамында яз» дигән социаль акция була. Акциягә килүчеләр үзләренә йорт хайваны сайлый ала, шулай ук хәйрия ярминкәсендә катнашып, сукбай хайваннар приютына да ярдәм итә алачакл. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күргәзмәдә шәһәр урамнарында коткарылган 40 песи була. Алар барысы да ветеринария процедураларын узган, бернинди чир белән дә авырмыйлар. Моннан тыш, барлык хайваннар да кулга ияләшкән һәм башка хайваннар белән яши беләләр.
Акциядә хайваннарның кураторлары һәм ветеринария табиблары катнаша, алар, килүчеләргә консультация биреп, мәчеләрне тоту һәм карау кагыйдәләренә өйрәтәләр.
Шулай ук приютта песиләрне тотуга, приют карамагындагылар өчен азык һәм уенчыклар җыюга юнәлдереләчәк хәйрия ярминкәсе дә үткәрү планлаштырылган. Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен фотозона, букинистик бүлек, хна белән язу һәм аквагрим төшерү өчен мәйданчыклар оештырыла.
Акция «Өйгә юл» проекты кысаларында үткәрелә, 5 ел тормышка ашырылуы дәвамында 200дән артык мәче үзенең яңа йортын тапкан. Бу турыда «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автономияле оешма хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз