news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Яңа елга алкогольле эчемлекләр сатуны чикләргә тәкъдим итте

Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык кинотеатрлар, театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт комплекслары гражданнар өчен бушлай булырга тиеш, дип саный Хәмзиев.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хәмзиев Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәмер сатуны чикләргә чакырды, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Яңа ел бәйрәмнәре вакытында кешеләр “эчүгә сабышмасыннар өчен”, алкоголь сатуга чикләүләр кертергә кирәк, ә бу вакытта һәркемгә шөгыль булсын өчен барлык мәдәни-массакүләм чаралары бушлай булырга тиеш», — дип белдерде депутат.

Аның сүзләренә караганда, Яңа ел тирәсендә алкоголь гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зур зыян китерә. Хәмзиев фикеренчә, гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен конкрет механизмнар кирәк, чөнки кайберәүләр чамасын югалта. Шулай ук ул Мәдәният министрлыгына барлык мәдәни-ял чараларын бушлай итү өчен тиешле гариза җибәрергә планлаштыра.

«Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык кинотеатрлар, театрлар, музейлар, бассейннар һәм спорт комплекслары безнең гражданнар өчен бушлай булырга тиеш», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100