Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
5,3 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» схемасы буенча тавыш бирергә тели
Татарстанлылар, хәтта Мәскәүдә булганда да, республика Президентын сайлауда катнаша алачак.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). «Мобиль сайлаучы» системасы буенча көзге сайлауларда тавыш бирергә теләүче татарстанлылар саны 5,3 мең кешегә җитте. Механизм кайда теркәлүгә карамастан, теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
«Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү вакыты тәмамлана. Документларны 8 сентябрьгә кадәр тапшырырга була, шуңа күрә ашыгырга кирәк», — диде Андрей Кондратьев. Ул искәрткәнчә, муниципаль сайлауларда законнарда «Мобиль сайлаучы»ны куллану каралмаган. Ә менә Татарстан Президентын сайлауларда, Татарстаннан читтә кайда гына булсагыз да, катнашырга була.
Мәскәүдә булганда, сайлаучы Татарстан Президентын сайлауда, шулай ук Россия Дәүләт Думасына Түбән Кама округы буенча өстәмә сайлауда яки Алабуга округы буенча Татарстан Дәүләт Советына сайлауда тавыш бирә алачак. Кайда булуга карамастан, тавыш бирү турындагы гаризаны 8 сентябрьгә кадәр күп функцияле үзәктә, Дәүләт хезмәтләренең федераль порталы аша территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә, бирергә мөмкин.
Үзең өчен иң уңайлы сайлау участогын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында «Үзеңнең сайлау участогыңны тап» бүлегендә, мойголос.онлайн сервис сайты яисә республика Үзәк сайлау комиссиясенең Телеграм социаль челтәрендә «Минем сайлау участогым» чат-боты аша сайларга мөмкин. «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча тавыш бирүгә гариза бирелгәннән соң, әлеге сайлаучының мәгълүматлары яңа участокка беркетеләчәк һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән алыначак.
- Татарстанда сайлаулар 11-13 сентябрьдә узачак. 11 һәм 12 сентябрьдә вакытыннан алда тавыш бирү көннәре булып санала. 13 сентябрь Бердәм тавыш бирү көне булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз