news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз-үзен тәкъдим итүче Василий Коротких Думага сайлауларга теркәлмәгән

Кандидат үз-үзен күрсәтүгә ышаныч белдереп җыелган имзалы кәгазьләрне тәкъдим итмәгән.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, үз-үзен тәкъдим итүче Василий Короткихны, хөкем ителгән булу һәм имзалар бирмәү сәбәпле, Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда катнашуга теркәүдән баш тарткан. Карар бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

«Сайлауларда катнашуга теләк белдергән гаризада Василий Коротких 2013 елның сентябрендә берничә җинаять маддәсе буенча җиде ел ярымга хөкем ителгән булуын. Алар арасында «Мошенниклык» һәм «Наркотиклар җитештерү һәм сату» маддәләре булуын, шартлы рәвештә 2018 елның маенда азат ителгәнлеген белдергән. Әмма сүз авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр турында бара һәм алар буенча кеше сигез һәм ун елга хөкем ителә. Ягъни, 2020 елның 13 сентябренә Василий Юрьевич Короткихның хөкем карары билгеләгән вакыт үтәлеп бетмәгән була», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Шулай ук, закон нигезендә, кандидат үз-үзен тәкъдим итүгә ярдәм йөзеннән, 13,6 меңнән артык имза җыярга тиеш булган, әмма ТР Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырылмаган.

Бүгенге көндә Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда « Бердәм Россия» вәкиле Олег Морозов, «Гадел Россия»дән кандидат Илнар Сираев, ЛДПР әгъзасы Андрей Колосов, «Россия коммунистлары» партиясе вәкиле Николай Барсуков, «Коммунистлар социаль гаделлек партиясе»ннән кандидат Леонид Стражников һәм КПРФ әгъзасы Альберт Ягудин теркәлгән. 

РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар Татарстанда 2020 елның 11-13 сентябрендә узачак. Бу көнне республикада шулай ук ТР Президентын сайлауларда, массакүләм муниципаль сайлауларда һәм ТР Дәүләт Советына Алабуга сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда тавыш бирү узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100