news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөснуллин: Татарстан — территорияләрне комплекслы үстерү буенча лидерларның берсе

Шулай ук лидерлар рәтендә Төмән, Түбән Новгород, Сахалин, Липецк өлкәләре, Тула, Мәскәү өлкәсе һәм тагын берничә төбәк бар.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин территорияләрне комплекслы үстерү буенча алдынгы булган Россия төбәкләрен атады, алар арасында Татарстан да бар.

«Илдәге 15 төбәктә территорияләрне комплекслы үстерү законы өчен махсус закон актлары кабул иттеләр инде, дистәләгән мәйданчыкларны билгеләделәр, — диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары. — Бүген лидерлар рәтендә – Төмән, Түбән Новгород, Сахалин, Липецк өлкәләре, Тула, Казан, Мәскәү өлкәсе һәм тагын берничә төбәк».

Марат Хөснуллин сүзләренчә, законны тормышка ашыру тизлеге төбәк башлыкларына һәм команданың һөнәри осталыгына бәйле. Бу ай ахырында укулар уздырылачак, губернаторлар ничек итеп территорияләрне комплекслы үстерергә, инвесторларны ничек җәлеп итәргә һәм дәүләт тәкъдим иткән ярдәм чараларын ничек тулысынча кулланырга икәнен өйрәнәчәк.

«Бу турында сөйләргә, күрсәтергә, әзер норматив актлар үрнәгендә аңлатырга кирәк», — диде Марат Хөснуллин.

Алдарак ул территорияләрне комплекслы үстерү турында законны тормышка ашыру өчен кирәкле документлар Россия субъектларында 2021 ел ахырына кадәр кабул ителергә тиеш дип әйткән иде.

2020 ел ахырында Президент Владимир Путин территорияләрне комплекслы үстерүнең бердәм механизмын һәм тузган торакны сүтүне күздә тоткан законны имзалаган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100