news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлау көнендә бер участокта 25ләп күзәтүче булыр дип фаразлана

"Сайлауның дөреслеге, үтә күренмәлелеге, беренче чиратта, контроль дәрәҗәсеннән тора", - дип искәртте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайлау көнендә бер участокта 25ләп күзәтүче булыр дип фаразлана
Михаил Захаров

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә бер участокта 25ләп күзәтүче булыр дип фаразлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

“Сайлауның дөреслеге, үтә күренмәлелеге, беренче чиратта, контроль дәрәҗәсеннән тора. Безнең фаразлар буенча, сайлауда сәяси партияләрдән, Татарстанның Иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр саны бик күп булачак. Бер участокта 25кә кадәр булырга мөмкин”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, күзәтүчеләрнең күп булуы сайлаучыларда ышанычны арттыра. Ул күзәтүчеләргә дә, массакүләм мәгълүмат чараларына да эш өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачагын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot