Илшат Әминов татар-башкорт мөнәсәбәтләре буенча Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте

«Бергә без — көч, аерым булсак, киләчәгәбез юктыр дип куркам!» — ди ул.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов «Семь дней» тапшыруы аша татар-башкорт мөнәсәбәтләре буенча Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.

«Мөхтәрәм, Радий Фәритович! Бүген Татарстан һәм Башкортстанны җылы, тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли, икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә багланышлар киңәя. Уфада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тиздән Казанда, сезнең катнашыгыз белән дип ышанасы килә, башкорт халкының бөек улы Мостай Кәримгә һәйкәл ачылачак», — дип әйткән Илшат Әминов.

Ул татар һәм башкортларны күп гасырлык тарих бәйләгәнен искәртеп, шундый ук озын гомерле, бөек киләчәк берләштерәчәгенә ышанычын белдергән.

ТНВ генераль директоры Башкортстанда татарларга карата тискәре караш уятырга теләп, коткы таратырга омтылган кешеләр булганына борчылуын белдерә.

«Без шул киләчәкне күрә белмәүче галимнәргә, политтехнологларга, экстремистларга безнең дуслыкны җимерергә ирек бирербезме икәнни?! Без, киресенчә, туган телне, мәдәниятне саклап калу өчен көчләрне берләштерергә тиеш. Бергә без — көч, аерым булсак, киләчәгәбез юктыр дип куркам!» — ди Илшат Әминов.

«Семь дней» тапшыруында Башкортстанда «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты»н әдәби тел итеп кертү омтылышлары хакында репортаж чыккан иде.