Депутат эш тукталган предприятиеләрдә хезмәт хакы проблемасын хәл итүне тәкъдим итте

Айрат Фәррахов карантин чаралары белән бәйле рәвештә җитештерү туктатылган предприятиеләр өчен җәмәгать эшләрен кертү алымын әйтте.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Фәррахов карантин чаралары белән бәйле рәвештә җитештерү туктатылган предприятиеләр өчен җәмәгать эшләрен кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул «Парламент газетасы» журналистының җитештерү туктап торганда эш бирүчеләргә акча каян алырга дигән соравына шулай җавап бирде.

«Без мондый оешмаларда кешеләрнең мәшгульлеге белән бәйле сорауларның бер өлешен билгеләдек. Тәкъдимнәрнең берсе — законнарга, шул исәптән Хезмәт кодексына, җәмәгать эшләре тәҗрибәсен кертү өчен, үзгәрешләр кертү», — диде депутат.

Ул мондый чараны 2008 елгы дөньякүләм финанс кризисыннан соң куллануларын искәртте.

«2008-2009 елларда, кризис вакытында, мондый федераль программа актив кулланылды. Ихтыяҗ булмаган шартларда иҗтимагый эшләр коллективларны саклап калырга ярдәм итәр иде, кешеләрнең хезмәт хакы барлыкка килер иде», — дип нәтиҗә ясады Фәррахов.

  • Россиядә коронавирус йоктыруның 155 меңгә якын очрагы теркәлгән, 1500гә якын кеше үлгән, 20 меңе терелгән.