Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Киев атышларны туктаткан очракта махсус операцияне туктатып торырга мөмкин
Бу хакта ул Төркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган белән сөйләшкәндә әйтте.
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган белән сөйләшкәндә, Киев атышларны туктаткан һәм Россия таләпләрен үтәгән очракта гына, Донбассны яклау буенча махсус операцияне туктатып торырга мөмкин, дип белдерде. Бу хакта kremlin.ru хәбәр итә.
«Конфликтны җайга салу максатларында Россия ягының Украина хакимияте һәм чит ил партнерлары белән диалогка әзерлеге расланды», — дип язылган сайтта.
Путин шулай ук Украина ягының сөйләшүләрне озакка сузарга омтылуларының перспективасызлыгын билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул яңа очрашуда Киевның конструктив булачагына, чынбарлыкны исәпкә алачагына ышануын белдерде.
Россия лидеры сүзләренә караганда, РФ Кораллы Көчләре тыныч гражданнарның тормышын саклау һәм иминлеген тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли һәм бары тик хәрби инфраструктура объектларына гына һөҗүм итә.
Искәртеп үтәбез, 24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты һәм Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз