news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясен халыкның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерде

Президент партиянең ел саен халык алдында исәп тотарга, эшләнгән эшләр турында сөйләргә җыенуын да дөрес дип саный.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең XX съездында Владимир Путин партияне халыкның проблемаларын хәл итәргә юнәлдерде.

«Безнең кешеләргә биргән һәр сүзебез гамәлгә әверелергә, ә ирешелгән нәтиҗә тормышны яхшыга үзгәртергә тиеш», — дип мөрәҗәгать итте ул «Бердәм Россия» партиясе әгъзаларына.

Дәүләт башлыгы белдергәнчә, сайлаулардан соң «Бердәм Россия» куелган максатларын шундук үтәргә кереште. «Бу җаваплылыкны, сәяси көчнең өлгергәнлеген аңлата, шуңа күрә кешеләргә биргән һәр сүзебез чын гамәлгә әйләнергә тиеш», — диде ул.

Президент партиянең ел саен халык алдында исәп тотарга, эшләнгән эшләр турында сөйләргә җыенуын да дөрес дип саный.

«Проблемалы мәсьәләләр турында да дөресен әйтергә кирәк. Безнең сәясәтнең, уртак максатларыбызның һәм планнарыбызның үзәгендә — нәкъ менә кеше, аның ихтыяҗлары, иминлеге һәм тормыш сыйфаты тора. Бу әйдәп баручы сәяси көч буларак „Бердәм Россия“ өчен дә һичшиксез өстенлек», — диде Россия Президенты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot