news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда ришвәтчелек очраклары теркәлгән

«Сарман» идарәче компания директоры Алмаз Мәүләвиев торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ришвәтчелек күренешләрен кисәтү турында сөйләде.

(Сарман, 5 декабрь, «Татар-информ», «Сарман», Альбина Сабирова). Сарманда ришвәтчелек очраклары теркәлгән. Бу хакта район Советының киңәшмәләр залында үткән коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында сөйләштеләр. Аны комиссия рәисе — район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Бу турыда район басмасы яза.

Иң элек сүз полиция начальнигы — эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Халиковка бирелде. Ул районда булган ришвәтчелек очракларына тукталды.

Район Башкарма комитетының баш белгече Элина Вәлиева дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләргә хезмәт күрсәтү, товар сатып алу, эш башкару буенча контракт системасы хакында сөйләде.

Район Контроль-хисап палатасының агымдагы елның эш нәтиҗәләре белән палата рәисе Рәмзия Сәлимҗанова таныштырды.

Район территориясендә гамәлдә булган дәүләт программалары буенча чиратка басуда коррупцион хокук бозуларны булдырмау буенча эшне оештыруны үз чыгышында район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Мөхәммәдиев яктыртты.

«Сарман» идарәче компания директоры Алмаз Мәүләвиев торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ришвәтчелек күренешләрен кисәтү турында сөйләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100