news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин федераль оешмаларның елгалар өчен җаваплылыгын арттырырга чакырды

Татарстан парламенты җитәкчесе табигать объектларын саклауны хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин федераль оешмаларның елгалар өчен җаваплылыгын арттырырга чакырды
gossov.tatrstan.ru

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зур елга бассейннарында су биеклеген саклап тоту өчен федераль структураларның җаваплылыгын арттырырга тәкъдим итте. Татарстан парламенты башлыгы шул турыда бүген Саратовта Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 58нче утырышында әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин «быел Иделдә су биеклегенең кискен кимүе җитди нәтиҗәләр китереп чыгарды», дип искәртте. Нәкъ менә шуңа бәйле рәвештә ул зур елгалар торышын контрольдә тотучы гомумроссия оешмаларының җаваплылыгын катгыйландырырга тәкъдим итте. Татарстан парламенты җитәкчесе округ чикләрендә урнашкан табигать объектларын саклауны хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу контекстында чыгыш ясады.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ төбәкләре «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыруда актив катнашырга тиеш, дип искәртте. Проект 2024 елга елгаларга агучы пычранган сулар күләмен өч тапкыр киметүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин күп балалы гаиләләр өчен бирелгән җирләрнең инфраструктурасы үсешенә игътибар итәргә чакырды. Бу проблема хакында «Бердәм Россия»партиясенең күптән түгел узган съездында да фикер алыштылар.

Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы – Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Валерий Лидин мәсьәләнең актуальлеген искәртте һәм округ төбәкләре парламентарийлары Россия Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар советы һәм «Бердәм Россия» партиясе мәйданчыкларында консультацияләрне дәвам итәчәк, дип ышандырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100