news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы утырышында катнашты

«Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы сәркатибе Андрей Турчак әйткәнчә, катлаулы шартларга да карамастан, партия сайлаучыларның ышанычын саклап кала алды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Дәүләт Думасында һәм Россия Федерация Советында берничә очрашуда катнашты.

Дәүләт Советы Рәисе «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы һәм Генераль Советы уртак утырышында да катнашты, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Партиянең Югары Советы һәм Генераль советы утырышында узган сайлау кампаниясе йомгаклары турында фикер алыштылар. «Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы сәркатибе Андрей Турчак әйткәнчә, катлаулы шартларга да карамастан, партия сайлаучыларның ышанычын саклап кала алды.

«Безнең төп нәтиҗә — конституцион күпчелек фракциясе һәм нәтиҗәле VIII чакырылыш Дәүләт Думасы. Татарстан Республикасының Идел буе федераль округындагы нәтиҗәләрен аерым әйтәсе килә. 79 процент — „Бердәм Россия“гә бирелгән абсолют тавышлар күләме буенча иң яхшы нәтиҗә. Анда без сигез мандат алдык», — диде Турчак.

Киңәшмәдә сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе эшен оештыру мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100