news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан блогерлары сентябрь сайлауларында мобиль күзәтүчеләр булачак

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе, Татарстан блогерлары белән очрашып, аларның барлык сорауларына җавап бирде.

Татарстан блогерлары сентябрь сайлауларында мобиль күзәтүчеләр булачак
Татарстан Иҗтимагый палатасы

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан блогерлары ТР Президентын һәм җирле совет депутатларын сайлауда мобиль күзәтүчеләр булачак. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу вакытында шулай дип белдерде.

«Мобиль күзәтүчеләр төркеменә беренче тапкыр блогерлар төркеме керүе минем өчен бик тә кызык. Без сезгә өметләнәбез, сезнең кешеләр белән аралашуда зур тәҗрибәгез бар. Аудитория — ул гаять зур потенциал. Гомумән алганда, эш кызыклы булачак, һәм сез тавыш бирү процедурасы өчен күп нәрсә эшли аласыз», — дип искәртте ул.

Вәлиева ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр оешмалары белән актив эшләвен әйтте. Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә күзәтүчеләрнең 25 проценты яшьләр оешмалары вәкилләре булган, бу — илдә уртача алганда иң зур күрсәткечләрнең берсе.

«Бу — безнең өчен яңа тәҗрибә. Мине ул шәхси яктан да кызыксындыра — олы улым мәктәптә миннән даими рәвештә сайлаулар, аның нечкәлекләре турында сораша. Аның барлык сорауларына да җавап бирә һәм бөтен процедураны эчтән белермен дип уйлыйм», — диде блогер Алинә Гыймалтинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100