Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Россия төбәкләре башлыклары рейтингы өчлегенә керде
Рөстәм Миңнехановны Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кына узып киткән.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов июнь аенда Россия субъектлары башлыклары рейтингының беренче өчлегендә үз позицияләрен саклап калды һәм өченче урында урнашты. Республика җитәкчесенең йогынтысы «бик югары» дип бәяләнә, диелә АПЭК рейтингы мәгълүматларында.
Татарстан Президентын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кына узып киткән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәк башлыкларының июнь ае рейтингы узган айдагы кебек үк калды.
Үзгәрешләр рейтингның бишлегендә булган: дүртенче урында июньдә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин (майда 7 урын), ә бишенче урында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (майда 6 урын) урнашкан.
«2021 елның июнь рейтингы фигурантларының позициясенә Петербург икътисади форумы нәтиҗәләре, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән туры элемтә үткәрү, газлаштыру, транспорт инфраструктурасын һәм төбәкләр өчен инвестицион проектларны үстерү планнары буенча фикер алышулар йогынты ясады», — диелә тикшеренү материалларында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз