Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәррахов «Минем депутат» проекты турында: Сорауларның 70 проценты урында хәл ителә
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Казанда «Минем депутат» проектының кабул итү бүлмәсендә кизү торды һәм Татарстан халкы белән аралашты.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Казанда «Минем депутат» проектының кабул итү бүлмәсендә кизү торды. Ул «Бердәм Россия» партиясенә һәм шәхсән үзенә мөрәҗәгать иткән Татарстан халкы белән аралашты. Парламентарий билгеләп үткәнчә, татарстанлылар мөрәҗәгатьләренең 70 процентка якыны шунда ук хәл ителә.
«Мәсьәләләрнең 70 проценты урында хәл ителә, ә калганнары якынча бер атна эчендә. Кайчагында эксперт фикерен әйтү, нинди дә булса киңәш бирү дә җитә. Әгәр сорау федераль хакимият органнарына мөрәҗәгать итүне таләп итсә, законнар нигезендә өч атна дәвамында минем адреска алардан җавап килергә тиеш. Тиз арада хәл ителә алмый торган мәсьәләләр бар, мәсәлән, алданган өлешчеләр проблемалары. Җиргә милек мәсьәләләре дә бик күп сораулар таләп итә, әмма без аларны катгый рәвештә хәл итүне табабыз», — дип сөйләде Фәррахов журналистларга.
«Минем депутат» онлайн-платформасы 2019 елда булдырылган. Бу сайт һәм кайнар линия (8-800-216-00), алар ярдәмендә һәр кеше наказ яки тәкъдим калдыра ала, ә аннан соң «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе кандидаты белән шәхсән фикер алыша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз