news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Конституция буенча теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә алачак

Сайлау участогы турындагы гаризаларны Россия дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.

Татарстанлылар Конституция буенча теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә алачак

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда сайлаучының яшәү урынында Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итә башладылар. Гаризаларны күпфункцияле үзәкләрдә һәм территориаль комиссияләр офисларында алалар. Моннан тыш, гаризаны Россия дәүләт хезмәтләре порталында да бирергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мобиль сайлаучы» механизмы — татарстанлыларга билгеле технология. Ул тавыш бирүнең бик уңайлы ысулы буларак билгеле. Беренче тапкыр системаны 2018 елда Татарстанда Россия Президенты сайлауларында сынап карадылар», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул искә төшергәнчә, механизм теләсә кайсы гражданга, яшәү урыны буенча кайда теркәлүгә карамастан, үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

«Мәсәлән, сайлаучы Казанда эшли, ә Әлмәттә яшәү урыны буенча теркәлгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен аңа туган шәһәренә кайтырга кирәкми. Алдан ук үзенең яшәү урыны буенча тавыш бирүдә катнашучылар исемлегенә кертү турында уңайлы ысул белән гариза бирергә кирәк», — дип аңлатты Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100