news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Конституция буенча тавыш бирүчеләр ике төркемгә бүленәчәк

Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен сайлау участокларына килгән татарстанлылар тавыш биргән кешеләр белән очрашмаячак. Чара Covid-19 дан тавыш бирүчеләрне саклау өчен күрелә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, 1 июльгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Сайлау процессында катнашучыларның барысының да сәламәтлеге беренче урында тора», — дип шәрехләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, территория сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясенә тест ясаткан. Соңрак участок комиссияләре әгъзалары да бу процессны узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда тавыш бирүгә әзерлек үткәрә. Коронавирус йоктырудан саклау чараларының берсе тавыш биреп чыгучылар белән тавыш бирергә килүчеләрне очраштырмау, алар арасында дистанция тәэмин итү. Моннан тыш, участокларга килгән сайлаучыларга паспортны элеккегечә сайлау участогы хезмәткәрләренә тапшырырга кирәкми. Документны ачып күрсәтү дә җитә.

Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары — бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручка белән тәэмин ителәчәк.   

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 2020 елның 1 июленә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100