Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли сәясәт буенча дәүләт программасына старт бирелгән
Гамәлдәге практика нигезендә, дәүләт программалары проекты Хөкүмәткә сентябрь азагына кадәр тәкъдим ителергә тиеш
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). 4 нче майда Россия дәүләт программалары исемлегенә дәүләт милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча программа өстәлгән. Аны үтәү Милләт эшләре буенча федераль агентлыкка йөкләнгән. Бу хакта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты сайтында хәбәр ителә.
Шул рәвешле, агымдагы ел азагына кадәр әлеге программаны эшләү һәм кабул итү ниятләнә.
Гамәлдәге практика нигезендә, дәүләт программалары проекты Хөкүмәткә сентябрь азагына кадәр тәкъдим ителергә тиеш. Быел кабул ителгән очракта, финанслау киләсе елдан ук башлана алачак.
Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов соңгы ярты елда берничә мәртәбә, Дәүләт милли сәясәт стратегиясендә билгеләнгән бурычларны үтәү өчен стратегияне гамәлгә ашыру буенча гамәлдәге Федераль максатчан программа җитәрлек түгеллеген, ә аерым дәүләт программасы кирәк булуы турында белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз