news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вуз ректорлары Путинның Украинадагы хәрби операция турында карарын хуплый

«Моның нәтиҗәсе алга таба Россия һәм Украинадагы тугандаш халыкларының дус-тату яшәве, киләчәктәге дистә елларга Европада тынычлык һәм тотрыклылык нигезе булачак», — диелә хәбәрдә.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның Донецк һәм Луганск халык республикаларында тыныч тормышны кайтару өчен алып барган гамәлләре төбәктәге барлык илләрнең иминлегенә һәм тотрыклылыгына ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы шундый фикер белдерде.

«2014 елдагы дәүләт перевороты вакытыннан ук Украина хакимиятен националистик экстремизм вәкилләре җитәкли, алар көнбатыш илләренең актив ярдәмендә Россия белән дустанә мөнәсәбәтләр корудан, Минск килешүе нигезендә Донбасстагы һәм Луганскидагы каршылыкларны тыныч юл белән хәл итүдән баш тартты.

Җәмгыять тормышын милитаризацияләү, Украина хакимиятләренең көнчыгыш чикләрдә хәрби авантюралар оештыруга әзерлеге һәм омтылышы Россияне алдан кисәтә торган махсус операция уздырырга мәҗбүр итте. Хәрби операциянең максаты — ДНР һәм ЛНР территориясендә яшәүче халыкны саклау, Украина радикалларының хәрби инфраструктурасын бетерү. Моның нәтиҗәсе алга таба Россия һәм Украинадагы тугандаш халыкларының дус-тату яшәве, киләчәктәге дистә елларга Европада тынычлык һәм тотрыклылык нигезе булачак», — диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100