news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Үзбәкстанга яңа илче билгеләде

Чит илдәге ватандашлар белән эшләү буенча департаментның элеккеге җитәкчесе Олег Мальгинов яңа вазифага керешә.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Чит илдәге ватандашлар белән эшләү буенча департаментның элеккеге җитәкчесе Олег Мальгиновны Үзбәкстанга Россия илчесе итеп билгеләде.

Хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан карарда «Олег Мальгиновны Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләргә», диелә.

Башка документ нигезендә, хәзерге вакытта Үзбәкстанда илче булган Владимир Тюрденев вазифасыннан азат ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100