Мөхәммәтшин сугыш ветераннарына юбилей уңаеннан түләүләрне тиз арада түләргә кушты

Бүгенге көндә Татарстанда 32 мең 936 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына бер тапкыр бирелә торган акчаны түләү эшен көчәйтергә чакырды. Бу хакта парламент башлыгы ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында белдерде.

«Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары саны тиз кими бара. Безгә атна эчендә якынча 100 кеше үлә, дип хәбәр иттеләр. Республика Хөкүмәте алдында нинди бурыч тора? Түләүләрне ветераннар исән чакта максималь рәвештә башкарырга кирәк. Фаҗига шунда ки, кеше үлеп китә, җитмәсә тиешле акчасын да алырга өлгерми», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия Президенты Владимир Путин указы буенча Бөек Ватан сугышы инвалидларына, ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына, нацист концлагерьларының, төрмәләренең һәм геттоның элеккеге тоткыннарына Бөек Җиңү юбилеена 75 мең һәм 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралуын искәртте. Татарстанда шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 25 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәре һәм һәлак булганнарның тол хатыннары өчен 5 мең сум өстәмә түләү билгеләнгән.

«Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге алдына март — апрель чорында әлеге түләүләрне башкару бурычы куелган, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. — Бу чара бер тапкыр бирелә торган характерда, ул туганнарыныкы булып саналмый. Түләүләр турыдан-туры ветераннарга тапшырыла».

Ләйлә Фазлыева шулай ук Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале гамәлгә куелуын искә төшерде. «Татарстанда акциягә старт республика Президенты тарафыннан бирелде. Медаль тапшыру вакыты - 2020 елның 8 маена кадәр. Ветераннарның олы яшен исәпкә алып, без медальләр тапшыру буенча интенсив эшлибез», - дип искәртте ул.

Бүгенге көндә Татарстанда 32 мең 936 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шул исәптән 1182 кеше турыдан-туры сугышта катнашучы, 150 кеше «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән, 155е балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 28 мең 606 тыл хезмәтчәне (бер үк вакытта ике категориягә ия булган гражданнарны – толлар һәм тыл ветераннарын исәпкә алып), 2 мең 843е сугышта катнашканнарның һәм сугыш инвалидларның тол хатыннары.

2015 елда республикада 76 мең 839 Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән иде.