Метшин Путин һәм Миңнехановка Казан метросы үсешенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде

Республика һәм ил җитәкчелеге әлеге мәсьәләне контрольдә тота һәм Казан метрополитенын үстерүгә даими ярдәм итә.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Җәмәгать транспортын, шул исәптән метроны үстерү Казан кебек зур шәһәрләр өчен бердәнбер чыгу юлы булып тора. Республика һәм ил җитәкчелеге әлеге мәсьәләне контрольдә тота һәм Казан метрополитены үсешенә ярдәм итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин белдерде.

«Президентыбыз Рөстәм Нургали улына рәхмәт. Бу елларда республика әлеге программаны аерым финанслады. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин федераль үзәкнең дә метро төзелешенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде», — диде Метшин.

Шәһәр мэры һәрьяклы ярдәм Казан метрополитенының үсешенә яңа этәргеч булыр дигән ышаныч белдерде.