news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 400 кеше тавыш бирү өчен күп функцияле үзәк аша уңайлы участок сайлады

Урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен талонны «Минем документлар»ның барлык 59 филиалларында да алырга мөмкин.

 Татарстанда 400 кеше тавыш бирү өчен күп функцияле үзәк аша уңайлы участок сайлады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 416 кеше күп функцияле үзәк офислары аша тавыш бирү өчен уңайлы участок сайлауда «Мобиль сайлау» механизмыннан файдаланган инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  

«Татарстанлыларның алдагы сайлауларда тавыш бирүдә уңайлы участок сайлау өчен тагын дүрт көн вакыты бар: гаризалар кабул итү киләсе сишәмбе, 8 сентябрьдә төгәлләнәчәк», - дип искәрттеләр ведомствода.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен  талонны «Минем документлар»ның барлык 59 филиалларында да алырга мөмкин. Хезмәт паспорт күрсәтү белән өстенлекле тәртиптә күрсәтелә. Әгәр ул алыштыру өчен тапшырылган икән, шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100