Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан башлыгы вазифасына кандидатларга таләпләр көчәйтеләчәк
Республика Дәүләт Җыены депутатлары яңа таләпләрне республика Конституциясендә беркетергә ниятли.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы вазифасына кандидатларга карата яңа таләпләрне республика Конституциясендә республика Дәүләт Җыены депутатлары беркетергә ниятли. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Республиканың югары вазифаи заты турындагы Законга Башкортстан башлыгы РФ территориясендә даими яшәүче һәм чит ил гражданлыгы, яшәү төре яки илдән читтә даими яшәү хокукы бирә торган башка документы булмаган Россия гражданины була ала дигән нигезләмәне кертү күздә тотыла.
Башкортстан башлыгына шулай ук РФ чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар булдыру һәм ачуны тыярга тәкъдим ителә.
Республика парламенты спикеры Константин Толкачев аңлатканча, «ике ил гражданлыгын һәм чит ил банкларында счетлар булуны тыю дәүләт хакимияте системасында эшләүче затлар өчен инде норма кебек».
Тиешле нигезләмәләрне республиканың Төп законына — хәзерге вакытта башка үзгәрешләр кертелә торган Конституциягә беркетергә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз