news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр буенча 200 меңнән артык кеше өйдә тавыш бирде

Республикада сайлаучылар өчен бюллетень, ручка, битлек һәм перчатка бирделәр.

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр буенча  200 меңнән артык кеше өйдә тавыш бирде
Рамиль Гали

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча өйдә 200 меңнән артык кеше тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

«200 меңнән артык кеше өйдә тавыш бирде. Бу шулай ук технологик момент, ул җитди сәбәбе булган кешегә тавыш бирергә чакыру мөмкинлеге бирә», — диде Кондратьев.

Гражданнарга өйгә килгән күзәтүчеләр һәм Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары экран, битлек, перчатка һәм халат кигән иде. Һәр сайлаучы өчен стериль җыелма каралган иде.

«Пакетка бюллетень, корешок салынган. Сайлаучы бюллетень, ручка, битлек, перчатка алуын раслап имза куя. Ишек тоткасына саклану әйберләре элеп куялар һәм звонокка басалар. Сайлаучы пакетны ача, битлек һәм перчатка кия. Ул тавыш бирә, ишек алдына сайлаучы бюллетеньне төшерә торган тартма куела», — дип аңлатты процедураны спикер.

Шул ук вакытта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә өйләренә тавыш биргәндә бер генә шикаять яки искәрмә килмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100