news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Конституциянең яңартылган тексты чыкты

Конституциягә барлыгы 206 төзәтмә кертелде.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенең гомумроссия тавыш бирүендә кабул ителгән төзәтмәләр тексты шимбә көнне хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«2020 елның 1 июлендә гомумроссия тавыш бирү барышында хупланган үзгәрешләр белән 1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавыш бирүе белән кабул ителгән», диелгән документта.

Конституциягә барлыгы 206 төзәтмә кертелде. Аларның төп өлеше социаль мәсьәләләргә кагыла. Алар гражданнарның абруен яклауны һәм хезмәт кешесен хөрмәт итүне, пенсияләрне елга кимендә бер тапкыр индексацияләүне гарантияли, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә социаль партнерлык принципларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә.

Моннан тыш, хәзер Төп законда һәркем куллана алырлык һәм сыйфатлы медицина турында әйтелә, дәүләт шулай ук гаилә тәрбиясенең өстенлеген тәэмин итә, ата-анасыз калган балаларга карата ата-ана бурычларын үз өстенә ала».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100