news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк

Галим билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россия Конституциясенә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк. Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К. Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Казанның мактаулы гражданины Урал Закиров шундый фикерен белдерде.

«Мин, һичшиксез, әлеге инициативаны — Конституциягә фәнни-техник үсеш турындагы төзәтмәләрне хуплыйм. Алар Россиядә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк», — диде Урал Закиров.

Ул билгеләп үткәнчә, илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.

«Татар-информ» агентлыгы Конституциягә төзәтмәләр йөзгә якын федераль законны үзгәртүгә китерәчәге хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100